Дуслар, Татарча диктантта катнашыгыз!
27 октябрьда Германияның ике шәhәрендә — Лангенда hәм Лейпцигта — Татарча Диктант утэчэк!
«Татарча Диктантның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. … Диктант 20 илдә һәм 60 төбәктә узачак». (www.diktant.tatar).
Майндагы Франкфурт кырындагы Ланген шәhәрендә Диктант башлана сәгать 12:00дә. Диктант төгәлләнү белән, шунда ук Алманиянең зур көзге татарлар очрашуы башланачак — ике чарага да рәхим итегез!
Регистрация монда, үткәрү урыны:
Berliner Allee 39 63225 Langen
Лейпциг шәhәрендә диктантны «Ханым» оешмасы уткәрә, башлану вакыты 14:30 сәгать! Адресы аста, регистрация менә монда.
Bibliothek Albertina Raum D, 3. OG, Ostseite Beethovenstraße 6 04107 Leipzig
Диктантта катнышырга теләүчеләр чарага барам дип Facebook челтәрләренә теркәлсәләр, бик файдалы булыр иде — безгә катнашучы санын чамаларга кирәк: Ланген hәм Лейпциг.