Сабан туе Лейпцигка кайта! 29 июньда Лейпциг/Галле аэропортында кабат иң күренекле татар халык бәйрәме узачак.
Алманиянең татар иҗтимагый оешмалары һәм активистлары ЮНЕСКО-ның матди булмаган мәдәни мирасына кертелгән һәм дөньяның 160 шәһәрендә уздарыла торган татар халык бәйрәмен – Сабан туен оештыра. Күңелле тантана борынгы гореф-гадәтләргә бирелеп, биеп-җырлап, тел-йотарлык татар ризыкларын татып, мавыктыргыч ярышларда катнашып карарга теләгән һәрбер кунак өчен ачык. Бәйрәм 29 июньда 11:00 Лейпциг/Галле аэропорты
алдындагы киң яшел аланда башланачак һәм өч телдә алып барылачак: татарча, алманча һәм русча.
Чараның партнерлары һәм спонсорлары арасында: GTM Solution GmbH, Лейпциг/Галле аэропорты, Paneurasia турагентлыгы, Ballett- und Bühnentanzschule PRIMA, ALNES GmbH, Tatarstan.International, Hanim e.V. һәм Берлин Татар Яшьләре берлешмәсе.
Сабан туеның программасы
Сабан туенда катнашканнарның Һәрберсе белә: төрле-төрле, кайсы көлкеле, ә кайсы бик тә җитди булган ярышларыннан башка, Сабан туе Сабан туе булмас иде. Шуңа да Лейпцигтагы бәйрәмнең кунакларына Сабан туеның аерылгысыз традициясенә әверелгән ярышларны күзәтергә, я аларда катнашырга тәкъдим ителәчәк. Ярышлар арасында, мәсәлән: капчык сугышы, чүлмәк вату, аркан тарту, бүләкне кисеп алу, таяклар белән тартышу һәм башкалар булачак. Әлбәттә инде һәр Сабан туеның иң көтелгән чараларының берсе – көрәш тә калмыячак. Кунакларга хәтта көрәштә катнашудан һәм аны күзәтүдән ары тагын бер уникаль мөмкинлек бүләк ителәчәк: махсус рәвештә Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы.
Тантана дәвамындә кунакларның өчпочмаклар һәм башка аутентик татар ашамлыкларын авыз итергә, ә аннан соң, атаклы татар җырчылары һәм музыкантлары башкаруындагы кемнеңдер инде яраткан, ә кемнеңдер мәңге хәтерендә калдырырлык көйләр һәм җырлар астына биергә мөмкинлекләре булачак.