Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов эш сәфәре кысаларында Лейпциг шәһәрендә Германиянең “Аргамак” татар яшьләре оешмасы активистлары белән очрашты.
Лейпциг-Галле аэропортына килү белән, Рөстәм Минниханов турыдан-туры “AMTES GmbH” компаниясе һәм “Аргамак” оешмасы вәкилләре белән очрашуда катнашты. Әлеге очрашу, дөньядагы иң зур серияле АН-124 “Руслан” самолетының йөк бүлегендә узуы сәбәпле, күңел ачучанлык хисен өстәде. Рөстәм Нургалиевич әлегә кадәр гаять зур самолетлар өчендә булганы һәм мондый шартлы рәсми очрашуда катнашканы юк иде дип билгеләп китте.
Илдар Илясовның AMTES GmbH презентациясе һәм AMTES белән КНИТУ-КАИ арасында хезмәттәшлек турында килешү кабул ителгәннән соң, сүз “Аргамак” оешмасының җитәкчесе Ильяс Ямбаевка бирелде. Ул оешма, эшләнгән проектлар һәм киләчәккә планнар турында сөйләп китте. Президент игътибар белән презентацияне тыңлап чыккач, эш моментлары буенча сораулар бирде һәм безнең оешма эшчәнлегенә тулысынча ярдәм итәргә әзерлеген расслады.
Татар телен һәм мәдәниятын саклап калуга өлеш керткәне, Татарстан Республикасын чит илләрдә популяштерүе өчен Рөстәм Нургалиевич Ильяс Ямбаевка рәхмәт хаты тапшырды. Илдар Илясов исә Президент кулыннан хәтирәле рәсем кабул итте. Шулай ук Германия татарлары да юбилярны бүләксез калдырмадылар: алтмыш яшьлек туган көне уңаеннан, Татарстан Республикасы белән Ирекле Саксония Дәүләте арасында дуслыкны символлаштыра торган рәсем бүләк иттеләр.
Очрашу ахырына җитүгә Рөстәм Минниханов барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, һәрбер катнашучы хатын-кызга матур чәчәк бәйләме бүләк итте.
Фотосурәтләр Президент пресса хезмәткәрләре тарафыннан бирелде. Аларны официаль сайтында да таба аласыз.