2015-нче елның эссе бер июль көнендә «Аргамак» вәкилләре Мюнхен шәһәренә җыелды. Танылган тарихчылар Искәндәр Гыйләҗев һәм Рамиль Хәйретдиновның Татарстаннан килүләре җыелышуыбызга сәбәп булды.
Алманиянең татар яшьләре галимнәргә кушылып Пуххайм (Puchheim) шәһәренә юл тотты, анда Беренче дөнья сугышы вакытында чыгышлары белән Рәсәй Империясеннән булган хәрби тоткыннар өчен лагерь урнашкан булган һәм хәзергә хәтле татар солдатларының каберләре белән зират сакланган.
Пуххаймның архивариусы Эрих Хаге яшьләргә хәрби тоткыннар лагеренең элеккеге урынын күрсәтте. Хәзер монда кешеләр яши, хосусый йортлар, һәм әйтерсең лә, сугыш бөтенләй булмаган. Ни бары ике мөһим һәйкәл безгә ул сугыш турында сөйли: Пуххаймның узәк урамнарының берсе Lagerstraße исемен йөртә (алман теленнән “лагерь урамы” дип тәрҗемә ителә), һәм икенчесе – шул “Lagerstraße”да сакланган рус солдатлары зираты (монда ул шундый исем йөртә). Монда авырулардан үлгән тоткыннар күмелгәнлеген искәртеп үтик: ул вакытта бернинди экзекуцияләр үткәрмәгәннәр.
Хаге әфәнде безне ябык (вандализмнан саклау өчен) зиратка алып керде, һәм без бер мизгелгә Беренче дөнья сугышының татар солдатлары тарихына чумдык. Күпсанлы кабер ташлары арасында берничәсенә татар һәм башкорт исемнәре язылган. Немец хәрбиләре тоткыннарның диннәренә ихтирам белән караганнар – бу игътибарга лаек. Хаге әфәнде сөйләвенчә, лагерьдә төрле дин руханиләре булган – тоткында булган һәр солдат үз динен тота алган. Рус батюшкасы да, католик пасторы да булган, Мюнхеннан раввин килеп йөргән, һәм мөселманнарның да, әлбәттә, мулла белән аралашырга, намаз укырга мөмкинлекләре булган.
Рус фамилияләре язылган кабер ташларында православие тәресе ясалган, поляк фамилияләре өстендә католик тәресе, ә татар фамилияләре язылганнарында бернинди дини рәсем юк. Зиратның «татар» өлешендә айлы бер һәйкәл тора, язулары ике телдә: татарча (гарәп хәрефләре белән) һәм немецча. Искәндәр Гыйләҗев гарәп хәрефләре белән язылган өлешен укыды: «Вафат булган рус гаскәриләре-мөселманнарга багышлана».
Егерменче гасыр башында алманнарның тоткыннарга нинди ихтирам һәм кешелеклек белән караулары гаҗәпләндерә. Диннәрен истә тоту, кулай торак шартлары тудыру (тоткында мөмкин булган хәтле), аерым кабер ташлары, һәр дин өчен аерым һәйкәлләр – гуман булу теләге барлык бу гамәлләрдә чагыла. Искәндәр әфәнде бер хатасыз алман телендә архивариусның хикәясенә кушылып, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт күрсәтүләре һәм тоткыннарны һөнәргә өйрәтүләре аша немецлар Алманиянең престижын күтәрергә (тоткыннар Ватаннарына кайтып бөек һәм матур алман җире турында сөйләсеннәр дип) омтылулары турында сөйләп китте.
Иң ахырдан яшьләр һәм галимнәр бергәләп дога кылдылар, Данис Алиаскаров Коръәннән берничә сүрә укыды, шуның белән бу тарихи урында үткәргән көнебез тәмамланды.
Ильяс Ямбаев мәкаләсе
Гөлназ Вәлиева тәрҗемәсе